Поздравления для ребенка на 1 год на татарском

Поздравления для ребенка на 1 год на татарском thumbnail

Получать поздравления в свой день рожденья приятно, конечно же, всем без исключения. А что делать, если праздник у товарища или знакомого, у какого-то родственника или коллеги другой национальности? Что делать, если день рожденья у друга — татарина или у соседки — татарочки? Ответ простой: конечно же, поздравлять и поздравлять на родном языке именинника или именинницы! Красивые и приятные поздравления с днём рождения на татарском языке позволят интересно и оригинально выразить своё уважение виновнику торжества и оставить для него чудесные пожелания всех жизненных благ.

Туган көнең белән сине
Чын күңелдән котлыйбыз.
Тынычлык, җылылык, бәхет
Һәм игелек телибез.

Якыннарга, сиңа сәламәтлек,
Кайгы-хәсрәт булмасын тормышта,
Йортыгызда булсын көлү, шатлык,
Авырулар булмасын беркайчан.

Яхшы син, дусыбыз,
Син мәңге шул ук кал,
Без гел булышырбыз,
Бездән гел бар ярдәм.

(перевод в стихах)
С днем рождения тебя,
Поздравляем мы любя.
И хотим тебе добра,
Счастья, мира и тепла.

Близким и тебе здоровья,
Чтоб не знали бед и горя,
Были веселы всегда,
Не болели никогда.

Ты хороший человек,
Оставайся им вовек,
Мы всегда во всем поможем,
Подсобим тебе чем сможем.

Туган кө нең синең котлы булсын,
Якты булсын барыр юлларың.
Һ ә рбер кө нең торсын куанычтан,
Гел яхшыга илтсен уйларың.

Иң нә рең не кочсын фә рештә лә р,
Бә хет керсен шакып ишегең.
Яшә һ ә рчак шатлык-куанычта
Язмыш белә н бергә килешеп.

Кү к йө зең дә һ ә рчак кояш булсын,
Болытларны җ иллә р таратсын.
Тө нге кү кне яктылыкка кү меп,
Сиң а бары тынычлыклар телә п,
Бә хет юрап, аең калыксын.

(перевод с татарского в стихах)
С днем рождения тебя поздравляю!
Пусть яркими будут все твои пути.
Мысли станут для лучшего началом,
Пусть из радости состоят все дни.

Сияй всегда в счастье и в радости,
Пусть Ангелы обнимут за плечи.
Живи, договорившись с судьбою,
Пусть счастье в твои стучится двери.

На небе всегда пусть солнце сияет,
Гоняя на небе все облака.
Пусть радости и счастья желает
В ночном небе полная луна.

Туган көнең күңелле булсын!
Шатлыклы, куанычлы һәм бәхетле!
Кәеф гел күтәренке булсын!
Гомерең шатлык-куанычлар, могҗизалар белән тулсын!

Сәламәтлегең беркайчан да начарланмасын!
Нервларың исән булсын!
Кояш һәрвакыт тәрәзәгә балкысын!
Күңелеңдә һәрвакыт җылы булсын!

(перевод с татарского языка на русский)
День рождения пусть будет весёлым!
Озорным, смешным и задорным!
Пусть настроение будет выше небес!
Пусть будет жизнь полна радости и чудес!

Пусть здоровье всегда будет крепким!
Пусть целыми будут нервные клетки!
Пусть солнце всегда светит в окно!
Пусть на душе всегда будет тепло!

Туган көнең белән!

Туган көнең синең котлы булсын,
Туар таңың булсын бәхетле.
Язмыш дигәннәре һичкайчан да
Күпсенмәсен иде бәхетне.

Шатлыкларда үтсен һәрбер көнең,
Бәхетле бул гомер-гомергә.
Куанычлар сиңа насыйп булсын,
Рәхмәтле бул һәр килгән көнгә.

(перевод с татарского)
С днем рождения тебя поздравляю,
Пусть счастливой станет каждый день.
Пусть судьба твоя не пожалеет
Много счастья тебе в этот день.

Пусть радости будут в твоей жизни,
И счастливой будь ты навсегда.
Пусть радости будут огромные,
И будь благодарной ты всегда.

Туган кө нең белә н котлап,
Бик кү плә рне телим сиң а!
Кү ң еллеклә р һ ә м казанышлар,
һ ә м дә бераз гына сабырлыклар.

Бә хет сине калдырмасын,
Уң ышлар гел сакласын,
һ ә рвакыттагыча сә ламә тлегең
Ныклы булсын ү зең дә !

Кү ң ел җ ырласын ә кияттә гечә.
Гаилә дә мә хә ббә т хө кем итсен.
Тынычлык, яктылык һ ә м яхшылык
Телисем килә бү ген сиң а!

(перевод с татарского на русский в стихах)
С днем рождения поздравляю,
Очень многого желаю!
И веселья, и везенья,
И немножечко терпенья.

Счастье пусть не покидает,
И удача пусть оберегает.
А здоровье, как всегда,
Будет крепким у тебя!

Пусть душа поёт, как в сказке,
И любовь царит в семье.
Мира, света и добра
Пожелаю для тебя!

Бүген синең туган көнең,
Сине чын күңелдән котлыйбыз,
Һәм барыбыз бәхет, сәламәтлек,
Уңышлар һәм зур мәхәббәт телибез.

Шатлык һәм уңайлылык булсын,
Синең өеңдә мәңгегә калсын.
Шунда ук аңлау урнашсын,
Якыннарыбызга игътибар да булсын.

Барлык башлангычларда уңышлар телибез,
Барлык теләкләрнең үтәлешен сорыйбыз,
Бәхет тормышыңа елмайсын,
Һәрвакыт шәп кәеф булсын.

(перевод в стихах)
Сегодня день рождения у тебя,
Хотим поздравить искренне, любя,
И пожелаем счастья для души,
Здоровья, благ всех и большой любви.

Пусть радость и комфорт, уют,
В дом твой навеки забредут.
Поселится там и понимание,
Пусть к близким будет и внимание.

Успехов во всех начинаниях
И исполнения всех желаний,
Удачи, фарта и везения
Всегда крутого настроения.

Туган көн белән котлыйм,
Күп сүз әйтергә кирәк,
Яхшы кәеф белән телим
Булырга тагын да бәхетлерәк.

Исән-сау булыгыз, бәхетле,
Шатлык белән яшәгез,
Яшь булыгыз һәм күңелле,
Моңсу бердә булмагыз.

Читайте также:  Сыроедение для ребенка в 1 год

Һәр көн куанычлар китерсен,
Оптимизм һәм уңышлар,
Уңай үзгәрешләр күбрәк кертсен,
Яхшылыклар да булырлар.

(перевод с татарского)
Поздравляю с днем рождения,
Нужно много слов сказать,
И с хорошим настроением
Хочу благ всех пожелать.

Будьте в здравии, счастливы,
С жизнерадостью на «ты»,
Сердцем и душой игривы,
Веселы и молоды.

Пусть вам каждый день приносит
Радость, оптимизм, удачу,
Позитива больше вносит
И добро дает в придачу.

Туган көнең бүген җитте,
Бәйрәм бик зур сиңа килде,
Яхшы кәеф бүләк итсен,
Бар гомердә әйбәт булсын.

Күзләр һәрчак балкып торсын,
Йөзкәеңдә ирен көлсен,
Күңелеңдә кошлар очсын,
Тормышыңда уңыш көтсен.

Син искиткеч матур кеше,
Бәхет, сәламәтлек сиңа,
Бар хыяллар синең ашсын,
Нәрсә телисең үзеңә.

(перевод на русский в стихах)
Наступил твой день рождения,
Праздник твой к тебе пришёл,
Пусть подарит настроение,
Пусть все будет хорошо.

Пусть глаза всегда сияют,
На лице — улыбка, смех,
На душе птички порхают,
В жизни ждёт тебя успех.

Ты прекрасный человечек,
Счастья, здравия тебе,
И везенья, благ всех вечных,
Все, что хочешь ты себе.

Поздравлений: 39 в стихах.

Источник

Поздравления для ребенка на 1 год на татарском

ӘЛЕГЕ ТЕМАГА БАШКА ЯЗМАЛАР:

Балага исем кушу тэртибе, бәби туе уздыру
Бала тугач гакыйка корбаны чалу
Балаларга телэклэр, котлаулар

Ниһаять энҗе бөртегедәй кызыгыз туу белән котлыйбыз сезне.
Җимешсез агач — утын, яңгырсыз болыт — төтен генә, кызсыз йортның яме дә аз. Бүгенге көннән, өегезнең яме тагын да артты. Җан җимешегез шәфкатьле, тәүфыйклы, гүзәл һәм бәхетле бала булып үссен.
Кызыгызның сабый чагын, гүзәл чәчәк булып җитешкән көннәрен, аның да әни булган көннәрен һәм оныкларыгызның үскәнен күреп сөенергә язсын үзегезгә.

Өегезгә нур өстәп шатлыклы зур бәхет килгән, сөенечегез белән котлыйбыз!
Ата-ана бердәм булса бала күркәм туа, күркәм үсә. Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз нык бәдәнле, зирәк акыллы, үзегез кебек тәмле сүзле булсын!
Улы барның үзе бар, кызы барның эзе бар, эзле булырга да язсын үзегезгә!

Хөрмәтле … ханым!
Сине бөек исем, зур бәхет иясе — Ана булуың белән тәбриклибез. Әни булудан да олы бәхет, куаныч, шатлык, горурлык юктыр дөньяда.

Нәниеңнең якты дөньяга килүе изге көнгә, изге вакытка, изге минутка туры килеп, аның дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле вә сәгадәтле булуын телибез.

Кадерле нәниеңә күкрәк сөтең белән Аллаһы тәгалә холык, тәүфыйк, акыл һәм сихәт бирсен. Үзеңә тагын матур-сәламәт бәбиләр табып, аларның чыркылдашып көлүләреннән, уйнауларыннан, “Әни” дип кочуларыннан ямь, тәм, шатлык табып яшәргә насыйп итсен.

Якыныгызның, танышыгызның телефонына Путин үзе шалтыратып котлавын телисезме? Яисә башка кызыклы яки матур котлау сүзләре заказать итәсегез килсә түбәндәге виджет сезнең өчен. Ниләр сөйләячәген алдан тыңлап карый аласыз.

Елмаю ул — кешенең җанындагы, тәнендәге бөтен күзәнәкләрен уятучы сихри көч. Елмаюга сусаган күзләр, бу көч тәэсирендә кая карарга белмичә камашалар. Чынлап та, бу төссез тормышта елмаю, дөньяны төрле төсләргә күмә алырга сәләле. Ә сабыең — үз сабыең елмаюы, эчкерсез, саф, гади, якын, яктылык, җылылык бөркетә торганы,  уеңдагы барлык борчу-хәсрәтләрне оныттыра, сөйдерә, яраттыра торганы…..

Кадерле, … ! Котлыйм! Сезнең гаиләдә бүген үзегезнең елмаючан  кояшыгыз барлыкка килде. Сез чиксез бәхетле, сезнең шушы бәхетегезгә карап без дә куанабыз.  Сабыйның бу дөньяга бәхетле булыр өчен, кешеләргә үрнәк булырдай, акыллы-тәүфыйклы, чын кеше булыр өчен туганлыгына ышанабыз.  Аның сәламәт, акыллы, максатчан, рәхимле, иманлы бала булып үсүен телибез.

Ата-ана өчен баланың кадере хакында әйтеп тору урынсыз дип уйлыйм. Чөнки бу хисләрне кеше сүзләре белән генә әйтеп булмый. Ул хис — нәкъ шул елмаюдан башланган һәм гомерлеккә үзенә чорнап алган акыл белән генә аңлатып булмаслык хис. Сезгә шул хисне бөтен барлыгыгыз белән кичереп шул туган нарасыегыз өчен җаваплылыкны истән чыгармыйча, берни белән дә алмаштырып булмаслык ата-ана назын кызганмыйча гел куанышып яшәргә дигән теләктә калабыз!

Кадерлеләрем, бүгеннән сез Җир йөзендәге иң бөек исем –әти белән әни исеменә лаек булдыгыз.Моны сезгә нәни мәхәббәт җимешегез бүләк итте. Сезне сабыегыз тууы белән чын күңелдән тәбрик итәбез.Нәниегез тормышыгызның иң нәфис ,иң кадерле чәчкәсе булып ,тормышыгызга ямь,мәхәббәтегезгә – көч,сафлык өстәп,сау-сәламәт,зирәк акыллы булып үссен! Сезгә сабыегызны тәрбияләүдә түземлелек ,чын әти-әниләр акылы телибез.  Үзегезгә һәм сабыегызга тыныч,аяз күк йөзе гомерлек юлдаш булсын!

Хөрмәтле…..!
Өегезгә нур өстәп, шатлыклы зур бәхет алып килгән сөенечегез белән котлыйбыз!
Ата-ана бердәм булса, бала күркәм туа, күркәм үсә. Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз нык билле, дәү, таза, аталы-аналы, үзегез кебек тәмле сүзле, шат йөзле, үткен күзле, бәхетле, “менә терәк нишләтә, әтисенең малае!”-диярлек акыллы, нәзакәтле үссен. Улыгыз шук та булсын, ут та булсын.

Үзегезнең җаныгызга тынычлык, тәнегезгә сихәтлек телибез. Улы барның үзе бар, кызы барның эзе бар. Мул ризыклары белән тагын бер чибәр кыз да алып кайтырга насыйп итсен Аллаһы Тәгалә үзегезгә.

Кадерле….!
“Ак кәгазь, кызыл бизәк, кызыгам бизәгенә, хатын һаман бер кыз тапмый, тиядер үзәгемә”,- дип йөри идегез, теләгегез кабул булган. Колактан шатлыкка чумгансыз.

Читайте также:  Пересечение границы ребенка до 1 года

Ювелир эшенә дә мачтыр икәнсез. Ниһаять, энҗе бөртегедәй кыз алып кайтуыгыз белән котлыйбыз! Җимешсез агач – утын, яңгырсыз болыт – төтен дигәндәй, җан җимешегез шәфкатьле, тәүфиклы, сылу вә ягымлы, мәхәббәтле вә бәхетле үссен. Нишләтәсең, бәйләм итеп өзәр өчен үстерелә чәчәкләр. Йөзек кашыдай кызыгыз бер вакыт үсеп җитәр, мин яшь дип тормас, бик тиз кияүгә китәр. Бирсен ходай. Икегез дә пар килгәнсез, тагын бәбиләр алып кайтыгыз, һәрвакыт бер-берегезнең җан сулышын тоеп яшәргә язсын.

Бәхетле, тәүфыйклы итеп
Үстерегез нәнине.
Тәүфыйк булса, бәхет була,
Онытмагыз шул сүзне.
Итагатьле, нәзәкатьле,
Сәламәт булып үссен!
Йортыгызга шушы сабый
Чиксез бәхет китерсең.

Хөрмәтле ….. !
Сине бөек исем, зур бәхет, Ана булуың белән тәбриклибез. Әни булудан да олы бәхет, куаныч, шатлык, горурлык юктыр дөньяда. Нәнинең якты дөньга килүе изге көнгә, изге вакытка, изге минутка туры килеп, аның дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле вә сәгадәтле булуын телибез. Кадерле нәниеңә күкрәк сөтең белән Аллаһы Тәгалә холык, тәүфикъ, ягымлылык, тапкырлык бирсен.

Үзеңә тагын матур – матур бәбиләр табып, аларның чыркылдашып көлүләреннән, уйларыннан, “Әни” дип кочуларыннан ямь, тәм, шатлык табырга насыйп ит.

Җимешсез агач – утын, яңгырсыз болыт – төтен дигәндәй, җан җимешегез шәфкатьле, тәүфиклы, сылу вә ягымлы, мәхәббәтле вә бәхетле үссен.

Нишләтәсең, бәйләм итеп өзәр өчен үстерелә чәчәкләр. Йөзек кашыдай кызыгыз бер вакыт үсеп җитәр, мин яшь диеп тормас, бик тиз китә. Бирсен Ходай.

Икегез дә пар килгәнсез, тагын бәбиләр алып кайтыгыз, һәрвакыт бер -берегезнең җан сулышын тоеп яшәргә булсын.

Бала туу хөрмәтенә дога кылу

Йә, Раббым! Ошбу балага хәерле гомер, хәерле сәламәтлек, хәерле гыйлем, хәерле һөнәр, хәерле кәсеп биреп, динебезгә, илебезгә, милләтебезгә файдалы, әти-әнисенә миһербанлы, шәфкатьле бала булып үсеп җитүен насыйп ит.

Ошбу баланы Ислам динен күәтләүче һәм Пәйгамбәребезнең өммәте кыл.

Әти-әнисенә бу баланы шатлык-сөенеч, тигезлек белән үстереп, шатлык-сөенечләрен генә күрергә насыйп кыл.

Үсеп җиткәч, хәерле бәндәләреңне насыйп итеп, матур гаилә коруларын да насыйп кыл. Әмин.

Источник

Әти-әнинеӘтинеӘнинеӘби-бабайныТуганнарныАбыйныАпаныЭненкәшнеСеңелкәшнеБалаларныСөеклеләрнеДусларны

Күңеле алтын кешенең

Бәйрәме дә күңелле.

Көн дә үткәрәсе килеп

Тора туган көнеңне.

Туган көндә үзеңне дә

Мактыйсы килеп тора.

Мактап тормыйм,

Шәплегеңне

Барсы да белеп тора.

Бәхет кенә алып килсен,

Туасы иртәләрең.

Татып яшә дуслар иңен,

Гүзәлләр иркәләвен.

Кайгылары урап үтсен,

Авырлыклар җиңелсен.

Юкка-барга баш иярлек

Егет түгел инде син.

Шатлыкларың артып торсын,

Калкып торсын кесәң дә.

Бу заманда ул да кирәк,

Нәрсә генә дисәң дә.

Шул теләкләрне Ходайга

Житкереп куйыйк инде.

Бокалларга салынганын

Киптереп куйыйк инде.

* * *

Зур бәхетләр юлдаш  булсын сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек —  ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет  читләп үтмәсен.

Котлы булсын, … , туган көнең,

Гел шатланып үтсен көннәрең.

Сиңа сөенеч  кенә китерсеннәр

Якыннарың, барлык дусларың.

Язлар гына бүләк  итәдер ул

Бу дөньяга  синдәй затларны.

Рәхмәтләргә кушып  кабул итче

Йөрәктәге барлык назларны.

***

Бүгенге көн бер кайчан да

Онытылмый торган көн.

Әй, сөеклем, бердәнберем,

Ул бит синең туган көн.

Көннәремә-төннәремә

Нур өстәүчем син бит ул.

Шуңа синең туган көнең

Иң-иң изге көн бит ул.

Син булмасаң, сөеклем дип

Мин кемгә дәшәр идем.

Мәхәббәтнең бөек көчен

Тоймыйча яшәр идем.

Минем чиксез шатлыгым да,

Бәхетем дә син бит ул.

Шуңа синең туган көнең

Иң-иң изге көн бит ул.

Туган көнең — бер бизәге

Мәхәббәтле елларның.

Ярый әле син тугансың,

Ярый әле мин бармын.

***

Җәйнең матур көннәрендә

Син дөньяга килгәнсең.

Әтиеңә, әниеңә

Сөенеч китергәнсең.

Йөзең айдай, сүзең балдай,

Ягымлыдыр карашың.

Ирең ничек яратмасын

Син Сандугач баласын.

Бик күпләрне көнләштереп

Яшисез бергә-бергә.

Мәхәббәт ялкыннарыгыз

Сүрелмәсен гомергә.

Балаларың дәүмәтләрен

Язсын әле күрергә.

Йомшак ефәк чәчкәйләрең

Җилфердәсен җилләрдә.

Көзләрең дә язлар булып,

Кышларың да җәйдәй булсын,

Йортыңда нур балкысын,

Бәхет, шатлык тулып торсын,

Кояш гел елмаеп торсын

Олыгайган көннәрдә.

Ходай сиңа насыйп иткән

Җир йөзенә туарга.

Пар атларда апкайтканнар

Сабантуйлы айларда.

Бәхеткәең ташып торсын,

Йөрсәң дә син кайларда.

***

Туган конен белэн котлыйбыз

Шатлык белэн, озын гомер белэн

Яшэвене генэ телибез

Доньядагы хэрбер яхшылыктан

Олеш чыксын сина мул гына

без телибез сина ак бэхетлэр,

Шатлыкларга илткэн юл гына

Бэйрэменэн матур хатирэсе

Кунелендэ калсын уелып

Табриклибез сине чын кунелдэн

Барыбыз да бергэ жыелып!

***

Торасың да чал чәчеңне сыйпап,

Картаелган инде, иясең.

Килә безнең шулчак чәчләреңнең

Һәрберсенә башны иясе.

***

Якын дустым, синең туган көнгә.

Буләк итәм шигыръ юллары.

Гел шатлыкта гына узсаң иде

Сикәлтәле тормыш юлларың.

Бу тормышның дустым үз законы,

Таләпләре аның бик кырыс.

Табаласың икән бәхетеңне,

Югалтмаска аны син тырыш.

Тынычлыгың булсын күңелеңдә,

Эшләрең дә барсын, гөрләсен.

Гомер буе синең йөрәгеңдә

Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.

Читайте также:  Нормобакт для ребенка 1 год

Кояшлы көн телим сиңа ,дустым.

Болытларны куып таратып.

Яшик әле алда гомер барда,

Якын дуслар булып яратып.

***

Син туган көн бик күңелле булган,

Табигать тә калган тынычлап.

Туган көнгә күркәм теләкләрне

Юллыйм әле, дустым, кушучлап.

Беркайчан да саулык ташламасын,

Бәхетләрең булсын түгәрәк.

Шатлык арты шатлык килеп торсын,

Бала-чага үссен тәгәрәп.

***

Салкын карлы  кышта тусаң да син,

Яз кояшы һәрчак күңелеңдә,

һәрвакытта йөзең  көләч булсын,

Балкып яшә  гомер-гомергә.

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә

Аз булыр күк  синең хөрмәткә.

Аяз булсын мәңге  күңел күгең —

Без калабыз шушы теләктә.

* * *

Бәхет нурында  коенып,

Назга күмелеп  яшә.

Тиңең белән  тигез булып

Сөеп-сөелеп яшә.

Синең өчен гөлләр чәчәк атсын,

Тыныч булсын кичең, төннәрең.

Сайрар кошлар  синең өчен генә

Багышласын иде  көйләрен.

*  * *

һәр көн сине котлап кояш чыксын,

Сине назлап  җилләр иссеннәр.

Яшәү матурлыгы, яме булып

Көн артыннан  көннәр үтсеннәр.

Күңел күгең  һәрчак аяз булсын,

Читләп үтсен  сагыш-борчулар.

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар.

Туган көнең-юбилеең  белән

Чын күңелдән сине котлыйбыз.

Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,

Күңел тынычлыгы  телибез.

Юлларыңа ак бәхетләр яусын,

Шатлык балкып  торсын йөзеңдә.

Кайгы-хәсрәт баш  очыннан узсын —

Шул теләкләр бездән үзеңә.

*  * *

Туган көнең  белән котлыйм,

Ак бәхетләр сиңа телим.

Гомер юлың озын булсын,

Кайгы-хәсрәт урап үтсен.

*  * *

Матур тормыш, сәламәтлек теләп

Туган көнең  белән котлыйбыз.

Шатлык белән,  озын гомер белән

Яшәвеңне генә -телибез.

Матур яз аенда  тугангамы,

Күңелеңдә һәрчак изгелек.

Кылган яхшылыгың  кире кайтып,

Күрсәң иде  үзең игелек.

*  * *

Күңелеңә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сиңа

Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.

*  * *

Котлы булсын, … , туган көнең,

Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.

Кайгы-хәсрәт күрми, бәхет белән

(Үтсен  синең гомер көзләрең.)

Үтсен синең килер көннәрең.

* * *

Сөеклебез, безнең өчен

Изгенең изгесе син.

Бәхетләрне  чагылдырган

Вөҗданның көзгесе  син.

Яшәү шатлыгы  син безнең өчен,

Яхшылыгың белән үрнәк син.

Авыр чакта  сиңа таянабыз,

Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Гөрләп үтсен  синең гомерең,

Юлларыңа  гөлләр сибелсен.

Туар таңнар сиңа бары бәхет,

Бары шатлык  кына китерсен.

Поздравления на татарском языке в прозе

Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.

Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.

***

“Бүген синең якты бәйрәмең – туган көнең. Без сиңа саулык-сәламәтлек, мул тормыш, чиксез бәхет телибез. Синең яныңда һәрвакыт үзеңне хөрмәт итүче якыннарың, туганнарың, тугры дусларың булсын. Бүгенге шат, көләч елмаюың синең йөзеңнән бервакытта да качмасын. Сәламәт бул, тәүфиклы бул, бәхетле бул!”

***

Сине чын күңелемнән туган көнең белән тәбриклим. Туачак таңнарың, киләчәк көннәрең кояш кебек якты, нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Мәхәббәтең чишмә суыдай саф, бәхетең шомырт чәчәгедәй ак булсын. Һаман да шулай ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Кояш нурының җылысын, таң җилләренең иң назлысын, укуыңда, эшеңдә зурдан-зур уңышлар телим.

***

Тәбриклим сине туган көнең белән!

Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюың сине беркайчан да ташламасын.Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озын- озак еллар яшәвеңне телим.Сәламәтлек, җан-тән тынычлыгы һәм бәхетләр сиңа ихлас күңелдән.

***

Без сине ихлас күңелебездән бу бәхетле көнең –  … яшь тулган көнең белән тәбрик итәбез. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз – без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз.

Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер ит, балаларыңның-оныкларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат, күңелле булып озак яшә.

Сине яратып, хөрмәт итеп, …

***

Кадерле… ! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйм. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән

гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.

* * *

… ! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләклә-рең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларың-

ның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.

Открытки с днем рождения на татарском

С нашего сайта можете отправить открытки с днем рождения на татарском языке, своим близким по кнопке ниже.

Туган көн открыткалары

Источник